tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V «Татар сүзе» бәйгесе: 4500 катнашучы, 2 миллион приз фонды һәм иң популяр авторлар
V «Татар сүзе» бәйгесе: 4500 катнашучы, 2 миллион приз фонды һәм иң популяр авторлар

V «Татар сүзе» бәйгесе: 4500 катнашучы, 2 миллион приз фонды һәм иң популяр авторлар

25 сентябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты була. «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында бәйгенең быелгы нечкәлекләре турында сөйләделәр.

«Татар сүзе – чиксезлек»

«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе быел бишенче тапкыр үткәрелә. Бәйгенең юбилей елында премиаль фонд һәм катнашучылар саны арткан.

Быел бәйгегә 4500 гариза килгән. Жюри әгъзалары алар арасыннан 38 җиңүчене билгеләгән. Җиңүчеләр үзара ике миллион сум премиаль фондны бүлешә. Бәйгегә Татарстанның барлык районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән, Казахстан, Беларусь,Төркиядән дә гаризалар килгән. Иң яшь катнашучыга – ике, иң олысына йөз яшь.

«Биш ел – бик матур сан, без аны бик яраттык. Әлеге түгәрәк датаны безнең татар халкы да күтәреп алды. Бик күп гаризалар килде, чагыштырып карасак, былтыр безнең 3500 теләк белдерүче булса, быел 4500 гариза килде. Алар арасында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның төрле почмакларыннан катнашучыларыбыз бар. Башкортстан, Чувашия, Марий Эл, Киров, Свердловск, Төмәннән бик күп гаризалар килде», – дип яңалыклар белән таныштырды «Татар сүзе» бәйгесенең оештыру комитеты рәисе, «Шаян ТВ» каналы башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова.

Ул быел бәйгенең исемендә дә яңалыклар булуын искәртеп узды.

«Быел бәйге «Татар сүзе – чиксезлек» дип атала, чыннан да, татар сүзе чиксез. Чөнки татар халкының әдәбияты да, сәнгате, мәдәнияте, мирасы да чиксез. Әлеге бәйгене үткәреп халкыбызның һәм республикабызда яшәүче башка вәкилләрнең мирасы белән танышабыз, аны барлыйбыз һәм популярлаштырабыз», – диде Рамилә Сәхабетдинова.

«Бәйгенең иң популяр номинациясе – шигърият»

Очрашуда оештыручылар бәйгенең иң популяр номинациясен дә атадылар. Килгән 4500 гариза арасында иң күбе шигърият номинациясендә.

«Иң популяр номинация – шигърият. Ике меңгә якын гариза нәкъ менә әлеге номинациягә килде», – дип искәртте «Татар сүзе» бәйгесенең оештыру комитеты әгъзасы Роза Әдиятуллина.

Бәйгенең жюри әгъзасы, Татарстанның халык артисты Ирек Хафизов сүзләренчә, катнашучылар арасында балаларның күп булуы сөенечле.

«Иң сөендергәне – балаларның гаризалары күп. Безнең киләчәк буыныбыз татар классиклары белән танышып, аларның шигырьләрен белеп үсәләр. Болай булса, татар сүзе югалмас. Иң ошаганы иҗади гаиләләр һәм нәни балаларның сөйләүләре, аларны мөккибән китеп тыңлыйсың», – диде ул.

Шулай ук Ирек Хафизов катнашучылар тарафыннан сайланган иң популяр авторларны билгеләп үтте.

«Беренче чиратта Габдулла Тукай, Муса Җәлил – классик шагыйрьләребез. Шулай ук Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиев, Йолдыз Шәрәпова иҗатлары бик популяр. Яшь язучыларыбызны да күпләп укыганнарын күрдек. Ләкин күбрәк классик шагыйрьләргә мөрәҗәгать итәләр», – дип искәртте ул.

«Татар сүзе» бәйгесе төрле һөнәр вәкилләрен берләштерә»

Танылган журналист, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Роза Әдиятуллина «Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесе төрле һөнәр вәкилләрен берләштерүен билгеләп үтте.

«4500 катнашучы арасында нинди генә һөнәр ияләре юк. Былтыр мич чыгаручылар, укытучылар булды. Быел исә җиңүчеләр арасында ветеринар табибы, табиблар, укытучылар, физика, математика укытучысы, хәтта көрәш буенча Татарстан һәм Россия чемпионы да бар», – дип искәртте ул.

Аның сүзләренчә, бәйгедә катнашучыларны туган телгә булган мәхәббәт берләштерә.

«Нинди һөнәр иясе булуга карамастан, аларны татар сәнгате, татар әдәбияты, аңа булган мәхәббәт берләштерә, күңелләре шигърияткә тартыла. «Татар сүзе» чын мәгънәсендә төрле һөнәр вәкилләрен берләштерә. Безнең татар халкы шундый, аны шигърият, җыр, моң гел үзенә тарта. Безнең катнашучыларыбыз әлеге яктан бик теләп ачылдылар», – диде ул.

«Иң-иңнәрен сайлап алдык»

Бәйгенең жюри әгъзасы, Татарстанның халык артисты Ирек Хафизов жюри әгъзаларының эшчәнлеге турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бәйгедә җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмаган.

«Бу бер дә җиңел эш түгел. Шуның хәтле гаризадан иң-иңнәрен сайлап алырга кирәк. Жюри әгъзаларының да эшләре саллы, әйбәт булды. Барысын да дөрес сайладык дигән фикердә калам. Беренче урыннарны сайлаганда, бу беренче урынга лаек дип, бертавыштан кулларыбызны күтәрергә мөмкинбез. Икенче-өченче урыннарны сайлаганда бераз каршылыклар булды, ләкин һәрбер кеше үзенең фикерен җиткерде. Шактый гына очрашулар булды, иң-иңнәрен сайлап алдык», – диде ул.

Ирек Хафизов сүзләренчә, бәйгедә җиңүчеләр сәхнәдә үз фикерләрен төгәл һәм аңлаешлы итеп җиткерергә тиеш.

«Беренче урын алган кешене күргәч, тамашачыда: «Моңа нәрсә өчен беренче урын биргәннәр соң, нәрсә сөйләргә теләде ул», – дигән фикер туарга тиеш түгел. Ул сәхнәгә чыккан икән, әйтәсе сүзен җиренә җиткереп әйтеп, халыкка аңлаешлы итеп үзенең шигырен башкарырга тиеш. Без шундыйларны сайлап алдык», – диде ул.

«Бәйгенең иң өлкән катнашучысына йөз яшь»

Быел бәйгенең иң өлкән катнашучысы булып Яшел Үзән районыннан Заһирә Нуруллина танылган, аңа йөз яшь.

«Быел безнең катнашучылар арасында йөз яшьлек укытучыбыз да бар. Ул Яшел Үзән районыннан Заһирә апа Нуруллина, гомере буе укытучы булып эшләгән. Заһирә апа бәйгегә үзе иҗат иткән шигырен яздырып җибәрде», – диде Рамилә Сәхабетдинова.

Аның сүзләренчә, бәйгедә катнашу өчен яшь чикләре юк.

«Бәйгедә катнашу өчен бернинди чикләр дә юк. Без сөендек, татар теленең чиксезлеге катнашучыларның яшьләренең чиксезлегендә дә күренде. Әлеге укытучы ничә буын балалар үстергән, үзе дә катнашып безнең бәйгенең дәрәҗәсен күтәрде. Мондый бәйгеләр аша милләтебезнең матурлыгын, аның мирасының нинди бай булуын тагын бер кат раслыйбыз», – диде ул.

«Татар сүзе» бәйгесен тагын да югары дәрәҗәгә күтәрергә кирәк»

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова очрашуда бәйгегә карата уй-фикерләре белән бүлеште.

«Бу бәйге балалар өчен бик кирәк. Беренче тапкыр авыр булса, кабат-кабат кайтыр өчен этәргеч бирә. Мондый бәйгеләрдә катнашканнан соң, алар тагын да үсеп китә, үзләрендә ышаныч арта. Яшьләр өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә. Онытылып беткән әсәрләр бар, шуларны искә төшерәләр, һәр елны бик матур шигырьләр тыңлыйбыз, мин татарларда шундый бәйге булуы белән горурланам. Әлеге бәйгене тагын да югары дәрәҗәгә күтәрергә кирәк», – диде Зәйнәб Фәрхетдинова.

Ул мондый төр бәйгеләр милли үзаңны күтәрү өчен мөһим булуын ассызыклап үтте.

«Безнең яшь чактагы кебек куркып тору булмасын иде. Сүз әйтер өчен курку хисен юкка чыгарырга, кая барсаң да, үз телеңне яратырга кирәк. Мин Үзбәкстанда туып үскәч, бик күп төрле милләтләр арасында яшәдем. Кая гына барсам да татар телендә мөрәҗәгать итә идем. Үз телемне бик яратам, киләчәктә әлеге бәйгегә дә уңышлар теләп калам», – диде ул.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*