tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Төбәкара “Илһам чишмәсе” исемендәге җыр бәйгесенә әзерлек уңаеннан Сарманда утырыш булды
V Төбәкара “Илһам чишмәсе” исемендәге җыр бәйгесенә әзерлек уңаеннан Сарманда утырыш булды

V Төбәкара “Илһам чишмәсе” исемендәге җыр бәйгесенә әзерлек уңаеннан Сарманда утырыш булды

Бүген, 8 октябрь көнне, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Раес кызы Сарман районында эшлекле сәфәрдә.

Сарман районының Илһам Шакиров исемендәге сәнгать мәктәбендә V Төбәкара “Илһам чишмәсе” исемендәге җыр бәйгесенә әзерлек уңаеннан утырыш булды. Әлеге утырышта Сарман районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы да катнашты.

Бәйге РСФСРның, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе иясе И.Г. Шакиров иҗатына хөрмәт йөзеннән үткәрелә. Бәйгенең төп максаты – татар милләтенең легендар җырчысы И.Г. Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебезнең җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү.

  • Узган елдан аермалы буларак, быел бәйге 2 номинациядә үтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*