tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Төбәкара “Илһам чишмәсе” исемендәге җыр бәйгесенең оештыру комитеты җыелышы узды
V Төбәкара “Илһам чишмәсе” исемендәге җыр бәйгесенең оештыру комитеты җыелышы узды

V Төбәкара “Илһам чишмәсе” исемендәге җыр бәйгесенең оештыру комитеты җыелышы узды

Бүген, 2 октябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында V төбәкара “Илһам чишмәсе” исемендәге җыр бәйгесенең оештыру комитеты җыелышы узды.

Бәйге РСФСРның, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе иясе И.Г. Шакиров иҗатына хөрмәт йөзеннән үткәрелә. Бәйгенең төп максаты – татар милләтенең легендар җырчысы И.Г. Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебезнең җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү.

V төбәкара “Илһам чишмәсе” исемендәге җыр бәйгесенең оештыру комитеты җыелышында Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Раес кызы, “Меги” ачык иҗтимагый оешмасы җитәкчелеге, бәйгенең төп иганәчеләре – Илдар һәм Миләүшә Гамировлар гаиләсе, шулай ук профессиональ җырчы, продюсер, режиссер Нургалиев Алмаз Азат улы катнашты.

Комитет әгъзалары оештыру эшләре буенча фикер алышты.

Узган елдан аермалы буларак, быел бәйге 2 номинациядә үтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*