Танылган рәссам, Петербург татары 80 яшьлек Вагыйз Аделшин – бик мәзәкчән, тормышны сөюче кеше. Аның белән очрашкач та: «Нинди телдә аралашабыз, мин 16 тел беләм», – дип башлады сүзен. Гел елмаеп торса да, балачагын исенә алганда, күзләрендә моңсулык чагыла, күзләре яшьләнә.
Тумышы белән Вагыйз Аделшин Ульяновск ягыннан. Сугыш чоры баласы. «Сугыш вакытында хәрби бәрелешләр көчәйгән вакытта, әни безне, саклап калу өчен, базга яшерә иде. Самолетлар гөрелтесе, атышу – бу тавышлар әле дә колагымда ишетелә сыман. Әниләр ап-ак киндер күлмәкләрдән йөриләр иде. Шул күз алдымнан китми: почтальон килгәнне көтә идек. Өчпочмаклы хатлар. Башта күңелле хәбәр китергән хатлар таратыла. Аннары почтальон «похоронкаларга» күчә. «Үлгән» дигән хәбәрне ишеткәч, хатыннарның җирне тырнап, бар тавышларына кычкырып елаганнары үзәгемне өзә иде. Күршебез Фатыйма апа – сигез бала анасы, иренең һәлак булуын белгәч, акылыннан язды», – дип искә ала мәхшәрле көннәрне Вагыйз абый.
Вагыйз абый алты меңнән артык картина ясаган. Европада сатылган рәсемнәре дә бихисап. «Быел гына да яз көне 26 сирень рәсеме ясадым», – ди. Аларны әтисенә багышлый. «Сиреньнәр яратам. Алар әтине искә төшерә. Әтинең вафаты турында хәбәр килгәч, әни әтинең абыйсына алып килде. Аның ишегалдында ике зур сирень куагы үсеп утыра иде. Чәчәк аткан чаклары. Шул хуш ис, әтинең юклыгын тою, матур чәчәк таҗлары – барысы да бергә кушылып, гомерлеккә күңелгә уелып калды», – ди Вагыйз абый.
Әнисенең иң зур хыялы – улын белемле итеп күрү булган. «Җиде сыйныфны тәмамласаң да горурланыр идем», – дия торган булган ул. Вагыйз абый, училищены тәмамлап диплом алып кайткач, сөенеченнән хәтта корбан да чалган. Җиде генә сыйныф түгел, академияне тәмамлаган, дөнья күләмендә танылган рәссам булып ирешкән бүген Вагыйз Аделшин. «Көн саен тирләп чыкканчы йөгерәм», – ди. Төрле спорт төре белән шөгыльләнеп караган: бокс, төз ату дисеңме… Аның мылтыктан төз атуына күпләр сокланган. «Әмма атыш, мылтык сугышны искә төшерә, шуңа бу спортны ташладым», – ди Вагыйз абый.
«80 яшьтә дә шундый көр күңелле булып калыр өчен нишләргә соң?» – дип, Вагыйз абыйга сорау биргэч, «вакчыл булмаска кирәк, ашарга ипи кисәге бармы, димәк, яхшы, борчылмагыз, тәмәке тартмагыз, безнең спиртлы эчемлекләр белән мавыгырга вакыт юк иде, аракы да яхшыга илтми, хәрәкәттә булыгыз», – ди Вагыйз абый. Рәссам әле күптән түгел яшь хатынга өйләнгән. Рәйсә апа аннан 29 яшькә яшьрәк. «Яшь калырга рәсем ясау ярдәм итәдер. Яраткан шөгылем миңа көч бирә», – ди Вагыйз Аделшин.
Эльвира Мозаффарова