tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ваһапов фестивале Бакуда гөрләде
Ваһапов фестивале Бакуда гөрләде

Ваһапов фестивале Бакуда гөрләде

Баку шәһәрендә Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең юбилей гала-концерты узды.

Быел легендар Ваһапов фестивале үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. Юбилей чаралары Мәскәү, Ташкент, Уфа, Сергач (Түбән Новгород өлкәсе) шәһәрләрендә зур уңыш белән узды инде.

Бакуда Халыкара мугам йортында узган концерт Рәшит Ваһапов фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Әзербайҗан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бакудагы Рус йорты, “Яшьлек” татар яшьләре үзәге ярдәме белән оештырылды һәм тулы аншлаг җыйды.

Россиянең Әзербайҗандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Евдокимов Татарстан Республикасындагы ватандашларына актив ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде, Вагапов фестивале кебек проектларның Россия – Әзербайҗан мәдәни хезмәттәшлеген үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин фестивальдә катнашучыларны һәм аның кунакларын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады.

Фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов ассызыклаганча, Бакуда Ваһапов фестивале беренче тапкыр үткәрелә, ә аның халыкара уңышының  серен ул «фестиваль башка халыкларга үз халкының иң кыйммәтле, иң кадерле җәүһәрләрен – җырын, моңын, мәдәниятен илтә, ә мәдәният иң нәтиҗәле берләштерү көче булып тора», – дип аңлатты.

Сүз уңаеннан, шул ук көнне Рифат Фәттахов халыкара мәдәни хезмәттәшлекне үстерүдә актив катнашканы өчен Әзербайҗан мәдәният ассоциациясенең «Мәдәният илчесе» дипломына лаек булды.

Бакудагы концертта фестивальнең төрле еллардагы лауреатлары катнашты. Алар арасында – Рөстәм Асаев, Гөлсирень Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбазов, Илүзә Вәлиуллова, Инсаф Ганибаев һәм башкалар.

Концертны Сайран Алиева һәм Илдар Кыямов алып барды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*