Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәни фонд делегациясе шушы көннәрдә Италиядән кайтып төште. Бу сәфәрнең нәтиҗәләре нинди булган? Матбугат очрашуында шушы сорауга ачыклык кертелде.
“Унбишеллык эшчәнлегебез дәверендә Россиянең 49 төбәгендә, дөньяның 11 илендә чыгыш ясадык. Безнең исәптә уникенче ил булган Италия, беренчедән, дөнья цивилизациясе үзәге булса, икенчедән, җырчылар, сәнгать кешеләре өчен үзгә, үтә якын дөнья. Италия – җыр, музыка, бельканто (матур җырлау) ватаны, аның һавасын сулап кайту да нык тәэсир итә”, – дип ассызыклады очрашуда фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов.

“Бовалино академиясенең шундый программасы бар, алар башка илләрдән дә җырчыларны стажировкага чакыралар. Безгә дә шундый тәкьдим ясалды. Шулай итеп, якын киләчәктә берничә җырчыбызны берәр айга булса да Италиягә стажировкага җибәрәчәкбез”, – ди Рифат әфәнде.
Ике арада хезмәттәшлек, әлбәттә, бер яклы гына булмаячак. Италиялеләрнең дә Казанга килүе көтелә. Фестивальнең киләсе елны, апрель аенда узачак гала-концертында мәсәлән, Италия җырчылары да катнашачак. Ваһаповлыларның Рим каласындагы концерты Татарстан белән Италия арасындагы дуслык күперенә дә нигез салачагына охшап тора. Ник дигәндә, Рим каласындагы концерттан соң узган очрашуда Италиядә Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәрергә дә чакырганнар.



 
					
				