tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Вахитта Рамазан аена багышланган очрашу узды
Вахитта Рамазан аена багышланган очрашу узды

Вахитта Рамазан аена багышланган очрашу узды

Вахит авылы китапханәсендә Рамазан аена багышланган «Рамазан – изге ай» дигән рухи мәгълүмат сәгате үткәрелде. Биредә «Сердәш» клубы әгъзалары чакырылды.

Чара барышында китапханәче Сания Сәлимуллина изге Рамазан аеның мөһимлеге турында сөйләде. Мөселман ай календаре буенча 12 айның 9 нчы ае – Рамазан – изге ай санала. Яңа календарь буенча 610 нчы елның Рамазан аенда Мөхәммәд пәйгамбәргә Җәбраил фәрештә аша Аллаһының юлламалары тапшырыла башлый. Нәкъ Рамазан аенда Коръән – мөселманнарның изге китабы иңдерелгән. Ураза тоту – Исламның биш мәҗбүри баганасының берсе. Барлык сәламәт мөселманнар өчен Рамазан ае дәвамында ураза тоту мәҗбүри. Быел Рамазан аеның беренче көне 1 март белән туры килде. Ураза  30 көн дәвам итә һәм 30 мартта тәмамлана. Бөтен мөселман дөньясы Ураза бәйрәмен шатланып һәм Аллаһы каршында үтәлгән бурычны тоеп билгеләп үтәчәк.

Шулай ук китапханәдә “Хуш киләсең Рамазан“ дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылган. Күргәзмәдә “Дин татар язучылары әсәрләрендә” исеме астында китаплар тәкъдим ителгән. Анда Г.Тукайның “Алла гыйшкына”, “Ана догасы”, “Пәйгамбәр”, “Васыятем”, М. Гафуриның “Җомга”, Һ. Такташның “Газраил”, “Күктән сөрелгән»” китаплары урын алган.

Чыганак: vuslon.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*