tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Маликов исемендәге «Сынчы» рәсем сәнгатенең Бөтенроссия конкурсы оештырыла
Васил Маликов исемендәге «Сынчы» рәсем сәнгатенең Бөтенроссия конкурсы оештырыла

Васил Маликов исемендәге «Сынчы» рәсем сәнгатенең Бөтенроссия конкурсы оештырыла

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы инициативасы белән  Васил Маликов исемендәге «Сынчы» рәсем сәнгатенең Бөтенроссия конкурсы оештырыла. Бу җәһәттән Бөтендөнья татар конгрессында бәйгегә җибәрелгән эшләрне сайлап алу туры – жюри утырышы үтте. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашып, уңышлар теләде.

Мәртәбәле жюри әгъзалары: «Ак калфак» татар хатын-кызлары төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, рәссамнар – Татарстан Республикасының  халык рәссамы, Совет һәм Россия скульпторы Асия Миңнуллина, Татарстан Республикасының Рәссамнар союзы әгъзасы  Луиза Фасхутдинова бәйгегә килгән әлеге эшләрне бәяләде.

Беренче  тапкыр оештырылучы бәйгедә республиканың 17 район-шәһәрләреннән һәм башка төбәкләрдән дә катнаштылар. Аларның яше – 6дан  алып 23 яшькә кадәр. Иҗади эшләр 3 номинациядә билгеләнә. Бәйге халык сәнгате традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, скульптор Васил Маликовның иҗади мирасын популярлаштыруга юнәлтелә. Җиңүчеләрне билгеләү чарасы сынчының тугын ягы – Актаныш районында узачак.

Белешмә өчен: Васил Маликов – танылган рәссам, сынчы, Казандагы М.Вахитов һәм М.Җәлил һәйкәлләре авторы, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты (1968), ТАССРның халык (1974) һәм РСФСРның атказанган (1981) рәссамы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1970), Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1980), 1968 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Васил Малик улы 1924 елның 19 октябрендә Татарстанның Актаныш районындагы Иске Кормаш авылында туган. Ул, 1942 елда Казанда һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, сугышта катнаша. 1948-1953 нче елларда Казан сәнгать училищесында укый. Училищеда уку елларында ук Садри Ахун җитәкчелегендә сыннар ясау (скульптура) белән шөгыльләнә башлый.

Васил Маликов – Казанның Үзәк ял паркы каршындагы монумент авторы. 1980 елда рәссамга, «Соңгысы» әсәре өчен, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.

В.Маликов 1992 елның 11 октябрендә Казан шәһәрендә вафат булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*