tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шайхразыев Кыргызстан Республикасы Президенты каршындагы инвестицияләр буенча Милли агентлык директоры белән очрашты
Васил Шайхразыев Кыргызстан Республикасы Президенты каршындагы инвестицияләр буенча Милли агентлык директоры белән очрашты

Васил Шайхразыев Кыргызстан Республикасы Президенты каршындагы инвестицияләр буенча Милли агентлык директоры белән очрашты

Бишкәк шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кыргызстан Республикасы Президенты каршындагы инвестицияләр буенча Милли агентлык директоры Равшанбек Сабиров белән очрашты.

Әңгәмә барышында катнашучылар ике илнең инвестицион һәм икътисади мөмкинлекләре турында сөйләштеләр, уртак юнәлешләр буенча фикер алыштылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.

Равшанбек Сабиров, Кыргызстанның Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү теләге зур булуын ассызыклап, Татарстан тәҗрибәсенең күп кенә өлкәләрдә үрнәк булуын әйтте.

Очрашуда шулай ук Кыргызстанда яшәүче бер төркем татар эшмәкәрләре катнашты. Алар үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр, уртак проектлар өчен мөмкинлекләрне билгеләделәр.
Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының эшчәнлеге белән таныштырды, гамәлдәге проектлар мисалында тәҗрибә уртаклашты һәм ике як өчен дә файдалы булган алымнарны тәкъдим итте.

Очрашу нәтиҗәсендә яклар ике республика арасында инвестицион хезмәттәшлекне көчәйтү максатыннан уртак төркем төзү турында килештеләр.

   

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*