Татарстан Премьер-министры урынбасары, милли Шура рәисе Васил Шәйхразев бүген Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләрен Казанга җыйды. Анда “Ак калфак” оешмасы вәкилләре һәм яшьләр оешмалары активистлары да чакырулы иде. “Җиң сызганып эшлисе килә,”- диде Васил Шәйхразиев. Һәм мондый очрашулар башкалада өч ай саен булып торачак. Бу – беренчесе. Киләселәрендә көн тәртибенә куелган мәсьәләләр алдан ук билгеләнәчәк, таләп һәм бурычлар да ачык булачак.
Башта сүзне Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары, Татарстандагы оешмалар эшен күзуңында тотучы Данис Шакиров алды. Ул урыннарда сайланган яңа җитәкчеләр белән таныштыра. Актив булырга, төбәк тарихын өйрәнү, татар эшмәкәрләре клубы юнәлешендә эшне җәелдерергә кирәклеген ассызыклады. Оешмалар каршында торган проблемалар хакында да җиткерде. Шуларның берсе – җирле оешма җитәкчесенә бүлмә кирәк. Күп районнарда ул һаман хәл ителмәгән.
Васил Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, ул һичшиксез булырга тиеш. Һәм анда җиһаз урнаштыру, башка мәсьәләләрне чишү, уңай шартлар тудыру район башлыклары белән хәл ителер дип ышандырды.
“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп, берләшеп эшләргә чакырды. ” Бердәм булганда гына эшебез бара,” – диде ул. Хәзерге вакытта республика район-шәһәрләрендә барлыгы 500 дән артык филиал һәм бүлекчә барлыкка килгән. II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездыннан соң да, аларның саны арта.
- Без балалар белән эшләргә тиеш. Алар нигез. Шул нигез белән эшләмәсәк, татар милләте йорты җимереләчәк. “Супер әби”, “Төп йорт килене”, Килен-кайнана”, “Татар кызчыгы”, Татар малае”, “Туган тел” фестивале кебек чараларның максаты әнә шул. Гореф-гадәтләребез югала, балалар табигатҗтән аерыла, боларны кире кайтару – безнең бурыч.
Яшьләр оешмасы җитәкчесе Тәбрис Яруллин Аксубай, Буа, Әлки, Кайбыч, Минзәлә яшьләрен актив булырга өндәде. Бу районнарда җирле оешма белән кем җитәкчелек иткәне дә тәгаен генә ачык түгел. Яшьләр лидеры “Татарча диктант”, “Татар кызы” бәйгесе кебек чаралардан читтә калмаска чакырды. Мисал өчен, “Татар кызы” бәйгесе Аксубай, Балык Бистәсе, Баулы, Бөгелмә, Спас, Тукай, Чүпрәле, Ютазы кебек районнарда бер тапкыр да оештырылмаган. Әйтерсең, аларда туган телен белгән, уңган, булган татар кызлары юк.
“Васил Гаязович җитәкчелегендә икетеллелек буенча киңәшмәләр уздырыла башлагач, без район-шәһәрләр буенча тикшерүләр уздыруга алындык,”-ди Тәбрис Яруллин. Яшьләр һәр районда 10 объектны алалар һәм атамалары ике дәүләт телендә дә язылганмы, юкмы, шуны ачыклыйлар. Без, кайда хилафлыклар булуын күрсәтергә телибез. Районнарга баргач, җирле оешмалар да безгә булышсын иде, дип теләген белдерде.
Йомгаклау сүзен Милли шура рәисе алды.
- Без үз эшебезне системага салырга һәм сезгә ярдәм итәргә тиеш. Чираттагы очрашу сентябрь аеның икенче яртысында булачак. Көн тәртибен дә алдан расларбыз. Без ул чагында соңгы өч айда башкарылган эшләр турында сөйләшәчәкбез. Конкрет саннар да булырга тиеш. Ә декабрь аенда узып баручы елга йомгак ясалыр, иң тырышларны да билгеләп үтәрбез. Сезнең башкарган эшләр конгресс сайтында һәм “Халкым минем” газетасында ( июль аеннан ул “Татарлар” исеме белән чыга башлый) да булсын иде. Хәбәр итеп торыгыз.
Васил Шәйхразиев алда торган чаралар хакында да җиткерде. 15 нче июньдә “Изге Болгар җыены” уза. Анда дин әһелләренә Татар халкының үсеш стратегиясе проекты да тәкъдим ителәчәк. Киләсе елга ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Бу чараларда актив катнашырга чакырды. “Җәлил укулары” Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, үз эченә сугышта катнашкан барлык татар язучыларын да ала. Әлеге бәйгедә балалар белән катнашу өчен әзерлек эше бүген үк башланды, дип белдерде. Милли шура рәисе. Сабантуйларында да катнашырга, актив булырга, милли бәйрәмебезне чын татар бәйрәме итеп уздырырга өндәде.
Энҗе Шәйхетдинова