
Чараның беренче өлешендә Үзәк мәчет фонды һәм Ислам мәдәнияте үзәге генераль директоры, доктор Ахмад Аль Дубаян үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырды. Мәчеттә атна саен “Заман” берләшмәсе татар теле дәресләрен алып бара һәм татар теле клубын оештыра. Милли шура рәисен аның эшчәнлеге белән таныштырдылар. Әңгәмәдә җәмгыять вәкилләре чыгыш ясады, үзләре турында сөйләделәр. Очрашуда шулай ук, Татарстан белән элемтәләрне ныгыту, берләшмәне үстерү турында да сүз барды.












