Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Әстерхан шәһәренә килде. Исегезгә төшерәбез, биредә “Звездный” спорт сараенда Әстерхан өлкәсенең «Дуслык» татар оешмасы 30 еллыгын билгеләп узачак. Тантаналы чарада катнашудан тыш, Милли шура рәисе эшлекле программа кысаларында татар шагыйрьләре Г.Тукай һәм М.Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салуда катнашачак, шулай ук ул шәһәрнең Татар бистәсендәге мәчетләре белән танышып, татар-мөселман руханилары белән дә очрашырга планлаштыра.