Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе эшлекле сәфәр белән Новосибирск өлкәсенә килде.
Биредә ул Новосибирск өлкәсе гебернаторы Андрей Травников белән очрашачак,Колыванск раонында урнашкан чад татарларының Йорт-Ора авылындагы мәдәни-тарихи милли музей комплексы белән танышачак.
Шулай ук Милли шура рәисе Новосибирск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясендә җирле татар оешмалары активлары белән сөйләшү уздырачак.