Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Федераль Сабантуй-2018гә әзерлек һәм аны үткәрү буенча эшче төркем киңәшмәсендә катнашачак. Оештыру комитеты әгъзаларының сөйләшүе чара уздырылачак урында – Чебоксар шәһәренең Кызыл мәйданында булачак. Шулай ук киңәшмәдән соң Хөкүмәт йортында Чуваш Республикасы Министрлар кабинеты рәисе Иван Моторин катнашында очрашу үтәр дип көтелә.