Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эчке эшләр сәясәте мәсьәләләре буенча Хабаровск крае хөкүмәт рәисенең урынбасары Виктор Василевич Марценко белән очрашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев 2017 елда узган VI съездта Милли Шура сайланганын, шул исәптән Шураның 75 кешедән торуы, елга бер тапкыр җыелуын, үзенең федераль округларда очрашулар уздыруының бурычлары хакында сөйләде. Хабаровск краендагы татар оешмаларының актив кына эш алып баруын бәян итте.

Очрашу вакытында В.Г.Шәйхразиев Хабаровск татарларын борчыган төп бер мәсьәлә барлыгы хакында сүз кузгатты. Ул да булса – Сабантуй уздыру урыны. Ел саен халкыбызның милли бәйрәме уздырыла торган стадионның ремонтка ябылуы сәбәпле, 2017 елда Сабантуй уздыру өчен башка урын бирелгән, әмма ул бик җайлы түгел икән..
В.В.Марценко исә әлеге мәсьәләне хәл итү өчен татар оешмалары белән эшләячәкләре турында белдерде.



