Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев ТНВ каналында чыга торган “Халкым минем” тапшыруы өчен әңгәмә бирде.
Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан ел дәвамында башкарылган эшләре турында сөйләде. Елга йомгак ясап, ул Конгрессның елдан-ел уздырыла торган проектларына үз бәясен бирде, аларның мөһимлеген ассызыклады. Киләсе елга планнар белән дә уртаклашты.
Тапшыруны 22 декабрь көнне – ТНВ-Татарстан, 23 декабрь көнне ТНВ-Планета каналыннан карарга мөмкин булачак.