Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Ивановоның Җәмигъ мәчетендә булды.

Иваново Җәмигъ мәчете 2003 елның сентябрендә шәхси проект нигезендә төзелә. Россиядә аңа тиң корылмалар бүтән юк.
Мәчетнең иң төп бизәге булып 16-кырлы манара санала. Бина 650 урынга исәпләнгән. Биредә хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен ике гыйбадәт кылу залы урнашкан.
Шулай ук әлеге төп бинадан 20 метр ераклыкта Җәмигъ мәчетенең икенче корылмасын төзү планлаштырыла. Бу Иваново халкы өчен әһәмиятле вакыйга, чөнки биредә ритуаль хезмәт күрсәтү, 120 урынлы тулай торагы булган мәктәп урнашкан рухи-мәгърифәтчелек үзәге урын алачак һәм биредә теләге булган һәркем өчен мөселман дине, аның йолалары һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү мөмкинчелеге тудырылачак.
Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле визит белән Иваново шәһәрендә.




