Бүген Санкт-Петербург шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Ленинград өлкәсенең эчке сәясәт буенча вице-губернаторы Сергей Перминов белән очрашты. Очрашуда җирле татар иҗтимагый оешмалары белән дәүләт органнары арасындагы партнерлыкны ныгытып, уртак проектларны гамәлгә ашыруда хезмәттәшлекне үстерү буенча сөйләшүләр булды.