Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең эчке сәясәт буенча урынбасары Юрий Мироненко белән бергә күргәзмәдә булды.
Күргәзмә Оренбург шәһәренең «Газовик» мәдәният һәм спорт сараенда оештырылган иде. Васил Шәйхразыев Оренбургта татар мәдәни мирасын саклау һәм үстерү эшен югары бәяләде.
Бүген биредә «Татар кызы» Халыкара конкурсының финалы узачак. Финалга әзерлек барышында катнашучылар конкурс программасын үттеләр, аның кысаларында алар: гаиләләре, мавыгулары, милли үзенчәлекләре турында сөйләүче видеовизиткалар әзерләделәр, иҗади номерлар күрсәттеләр.