Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Пермь шәһәренә визиты барышында Пермь крае һәм Удмуртия республикасы татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. “ Бу Россия төбәкләрендә быел инде унынчы очрашу,” – дип белдерде Милли Шура рәисе. Бердәм булырга өндәде.
Удмуртия төбәк милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмзия Габбасова соңгы вакытта төбәкләрдә Бөтендөнья татар конгрессының ярдәме нык сизелүен билгеләп үтте. Васил Шәйхразиев Удмуртия республикасында гына да инде ике тапкыр булуын һәм анда яшәүче татарларның үтенечләрен җитәкчелеккә җиткерүен әйтте.
Очрашуда татар иҗтимагый оешмалары активлары күтәргән мсәьәләләрнең күбесе үзләрендә чыгучы татар басмалары, татар тапшырулары һәм мәктәпләрдә татар телен укытуга кагылды. “Чулпан” балалар бакчасы мөдире Фәүзия Пак белдергәнчә, Барда һәм Октябрь районнарында татар мәктәпләре һәм бакчалары әле бар. “ Ә Березовский районындагы Байтирәк мәктәбен япканнар. Балалар рус мәктәбенә йөрергә мәҗбүр. Стратегиядә мәгариф мәсьәләләре дә күтәрелсен иде,”- ди ул.
Мәктәп проблемасы Пермь шәһәрендә дә милләттәшләребез өчен көн кадагындагы мәсьәлә. Биредә бер генә татар мәктәбе дә юк. Кунгур районының татар-башкорт милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Алмаз Хавыев телне, милләтне саклап калу өчен горурлык хисе уятырга кирәк, ди. Моның өчен массакүләм мәгълүмат чаралары эшен активлаштыру мөһим дип саный.
- ТНВ каналында горурлык хисе уятырлык тапшырулар юк. Татарның тарихын аңлатучы, татарны яхшы яктан күрсәтүче фильмнар кирәк. Шунсыз уңышка ирешә алмаячакбыз.
Тәкъдим-фикерләрне тыңлаганнан соң, Милли Шура рәисе татар иҗтимагый оешмалары активларына үз төбәкләрендә милләт язмышы өчен хезмәт итүләренә рәхмәтен җиткерде.
- Сез күтәргән мәсьәләләр бик урынлы. Бөтендөнья татар конгрессының максаты – читтә яшәүче милләттәшләребезне берләштерү, мөмкин булганча ярдәм итү.
Милли Шура рәисе мохтарият җитәкчеләрен грантларда катнашырга чакырды. Шулай ук активларга яшьләрне үзләре янына тартырга киңәш итте. Күп кенә төбәкләрдә яшьләр оешмалары булмавын да ассызыклады. Васил Шәйхразиев белдергәнчә, мондый очрашулар үзара тәҗрибә уртаклашырга, уртак сорауларны хәл итәргә ярдәм итә.