Бүген, 16 гыйнвар көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Самарада “Яктылык” мәктәбе эшчәнлеге белән танышты, укучыларның чыгышларын карады. Татар телен укытуга, дәрестән тыш эшчәнлеккә һәм мәдәни-тәрбия эшенә аерым игътибар бирелде.
Самараның “Яктылык” мәктәбе төбәктә иң яхшылар рәтенә керә. Биредә бөтен Самарадан 600 гә якын бала укый. Белем бирү программасы татар телен тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Педагогик состав көчле, шуның нәтиҗәсендә балалар чыгарылыш имтиханнарында югары нәтиҗәләр күрсәтәләр.
Самара өлкәсенә эш сәфәре төбәктәге татар иҗтимагый һәм мәдәни эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән чаралар белән дәвам итте.





