Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Себер федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән күрешеп сөйләште. Очрашуда Айтай, Красноярск крае Кемеров, Новосибирск, Омск, Томск өлкәләре татар активистлары катнашты.
Очрашу барышында төбәктә татар иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлеген камилләштерү, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы алдында торган максат-бурычлар каралды. Шулай ук Васил Шәйхразиев милләттәшләрне сайлау кампаниясендә актив катнашырга чакырды. Искәртеп узабыз, 18 мартта Россия президентын сайлаулары узачак.
Васил Шәйхразиев Конгрессның структурасы турында сөйләде, Милли Шура рәисе итеп билгеләнгәннән соң шушындый федераль округлар белән очрашуларны башлап җибәрүен әйтте. Узган елда көз көне иң беренче итеп, Владивосток шәһәрендә Ерак Көнчыгыш татарларын шулай җыюын, хәзер менә татарлар белән аралашуын Себер федераль округында дәвам итүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, мондый очрашулар алга таба да дәвам итәчәк.
Шуннан соң Васил Шәйхразиев соңгы вакытта барган сәфәрләре турында сөйләп үтте. Новосибирсктагы эшлекле очрашуларына да тукталды. Искәртеп узабыз, кичә Новосибирск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Травников белән аралашуын.
Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Новосибирск шәһәре мэрының беренче урынбасары Геннадий Захаров белән очрашуын һәм татарларны борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүләрен җиткерде.
Милли Шура рәисе татар теле мәсьәләсенә, бу өлкәдә туган киеренкелеккә тукталмый булдыра алмады. Ул бүгенге көндә вәзгыятьне җайга салу өчен күрелгән гамәлләр, Татарстанда башкарылган эшләр турында сөйләде. Милли белгечләр әзерләүче уку йортын булдыру юнәлешендә эш алып барылуын, телевидениедагы үзгәрешләр – татар телле тапшырулар артачагын билгеләп үтте. Тел мәсьәләсендә Казахстанны үрнәк итеп алырга кирәклегенә басым ясады.
Соңыннан Васил Шәйхразиев Конгресс тарафыннан үткәреләчәк чараларга тукталды. Шулар арасында 1-3 март көннәрендә узачак Бөтенросия татар авыллары эшмәкәрләре җыены.
Аннары төбәкләрдән килгән татар оешмалары җитәкчеләренә сүз бирелде. Красноярск крае татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Вәгыйз Фәйзуллин, әйтик, Красноярск краендагы татарлар турында мәгълүмат бирде, үз эшчәнлегенә кыскача тукталды һәм үз теләкләрен җиткерде. Татарча открыткалар, татар орнаментлы ленталар булмавын, көрәшчеләргә спорт корылмалары җитәрлек түгеллеген билгеләп узды.
Бүгенге көндә Себер федераль округында 204 321 татар гомер итә, шуларның 6794е Алтай краенда, 34828е Красноярск краенда, 40229ы Кемеров өлкәсендә, 24 158е Новосибирск өлкәсендә, 41870е Омск өлкәсендә, 17029ы Томск өлкәсендә.