

Мәҗит Гафури исемендәге татар – башкорт җәмгыяте җитәкчесе элеккеге заманнарны искә төшереп, Екатеринбург шәһәрендә педагогика көллияте,татар театры, татар газеталары-журналлары чыгуын, бер шәһәрдә генә дә 4 татар мәктәбе эшләвен искә төшерде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә боларның берсе дә юк. Шәһәрдә мәчет ачу түгел, Муса Җәлилгә һәйкәл дә куя алмауларын борчылып сөйләде. Шулай ук татар теле укытучылары булмау, әдәбият җитмәү дә көнүзәк мәсьәләләрдән санала.

Шулай ук Милли шура рәисе Свердловск өлкәсендә “Татарча диктант” акциясе узуы турында хәбәр булмавын искәртте. Өлкәдә “Татар кызы” бәйгесенең узу-узмавын сорашты, татар халкы үсеше Стратегиясенә бәйле нинди эшчәнлек алып баруларын сорашты.
Җырларга да, биергә дә кирәк. Ләкин алар белән генә чикләнмичә,телне, гореф-гадәтләрне сакларга тиешбез! – дип ассызыклап узды Васил Шәйхразиев. Татар теле укытучыларын үзегез арасында табарга кирәк, Казанга укырга җибәрә аласыз, дип Сверловск өлкәсендә яшәүче татарларга киңәшләрен бирде ул.
Шулай ук Милли шура рәисе агымдагы елның Шиһабетдин Мәрҗәни елы булуын, бу уңайдан үткәрелгән чаралар турында таныштырып үтте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бу көннәрдә Свердлау өлкәсендә эш сәфәрендә. Екатеринбург шәһәренә эш сәфәре кысаларында ул Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасары Павел Креков белән очрашты. Екатеринбургта Бөтенроссия көрәш ярышлары ачылышында,Милли шура рәисе Агафуровлар нәселе җыенында, Нәфис гимнастика остасы Лилия Нәҗметдинова истәлегенә багышланган турнир ачылышында катнашты.



