Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, «Милли шура» рәисе Васил Шәйхразиев Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречаловның инаугурация тантанасында катнаша. Шулай ук «Милли шура» рәисе Удмуртиягә сәфәре кысаларында Удмуртия Республикасының татар активы белән дә очрашачак.