Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллектә республикадагы татар иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, вәкилләре белән очрашу бара.
Очрашуда Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, Башкортстан дәүләт университеты доценты Марат Шәрипов, “Сәхипҗамал” оешмасы җитәкчесе Лилия Сәгыйдуллина, “Берлек” оешмасының башкарма директоры Нәфисә Акчурина, Республика татар-милли мохтарияте вәкиле Илдар Габрафыйков, Башкортостан татарлары конгрессы рәисе Заһир Хәкимов, Башкорт аграр университеты профессоры, Башкортстан татарлары конгрессы вәкиле Рушан Галләмов, Татарстан РеспубликасыныңБашкортстан Республикасындагы даими вәкиле Ранэль Зиннатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле Алик Локманов, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмов, Татар морзалары җыены вәкиле Ирик Дәүкаев, Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының рәисе Люция Вафина, “Сәхипҗамал” оешмасы вәкиле Фатыйма Фәтхуллина, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы рәисе Кадрия Идрисова, татар җәмәгатьчелеге бар иде.