Яшьлек бер генә кимчелеккә ия – ул бик тиз узып китә. Шуңа күрә бу вакыт эчендә сиңа олы тормыш өчен база булдырып өлгерергә кирәк. Иң мөһиме үзең өчен файдалы булу, аннары инде авылың, шәһәрең, районың, республикаң өчен. Бу эгоизм түгел, бу үз-үзеңнең җитди үсеше. Һәм бу беренче чиратта синең үзеңә, гаиләңә, якыннарыңа кирәк булачак. Бу сүзләрне Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Татарстанның актив яшьләре белән очрашу вакытында җиткерде.

Формаль булмаган очрашу кысаларында республикада гамәлгә ашырылучы яшьләр сәясәте, актив яшьләрнең россиякүләм чараларда катнашу тәҗрибәсе, яшь татарстанлыларның республикабызны танытуга керткән өлеше һәм проектлары турында сөйләү һәм фикер алышу булды.

“Безнең Татарстан” республика яшьләр форумы турында форумның башкарма директоры Мария Крюкова сөйләп үтте. Менә инде 8 ел дәвамында форум һәр яшь кешегә үз проектын тәкъдим итү һәм яклау мәйданчыгы булып тора.

- Мондый картина бер елныкы гына түгел, мондый вәзгыять елдан-ел кабатлана. Бу республикада яшьләр сәясәтен нәтиҗәле тормышка ашыру, республика җитәкчелеге ярдәме җимеше.
Блогер “Татар малай” Ринат Галиәхмәтов бәйсез блогер буларак төрле проектларда катнашуы һәм үз язылучыларын да республикада алып барылган яшьләр сәясәте, яшь татарстанлаларның уңышлары белән таныштырып баруы хакында сөйләп китте.
Диләрә Шувалова иртәгә Мәскәүдә старт алучы “Россия – мөмкинлекләр иле” фестивале турында сөйләп китте. Чара ачык социаль лифтлар системасын оештыру, талантлы яшьләрнең һәм профессионалларның төрле эшчәнлектә үз мөмкинлекләрен тормышка ашыруына ярдәм итү, шулай ук иң яхшы җәмәгать башлангычларын консолидацияләү һәм хәйриячелеккә ярдәм итү өчен булдырылган.
Васил Шәйхразиев кеше тормышында мөһим этапларны атап китте:
- Мәктәпкәчә белем – бүген баланы һәрьяктан үстерү, потенциалын ачу өчен бик зур мөмкинлекләр тудырыла. Белгечләр сүзләренчә, бездә булганның 30 проенты гына әи-әнидән күчә, калганнары мохит, теләкләр, мөмкинлекләр һ.б.
- Мәктәп чоры – баланың кызыксынуларына карап эш йөртеп, без янә балага өстәмә белем бирү юнәлешләрен сайлыйбыз.
- Студент еллары – бу чорда яшьләргә тулысынча ачылу өчен мөмкинлекләр бирү мөһим. Аннары мондый мөмкинлекләр булмаячак. Диплом кесәдә булгач, үзең, гаиләң булса – гаиләң өчен җаваплылык барлыкка килә.

Мондый форумнар, очрашулар һәр кешегә үзе куйган максатка җитәргә, яшәү мәгънәсен табарга, үзен борчыган сорауларга җаваплар табарга мөмкинлек бирә, дип ассызыклады Васил Шәйхразиев.
Шулай ук ул интернет биргән мөмкинлекләргә тукталды. Безнең заманда мондый мөмкинлекләр юк иде. Әгәр дә бу инструментны үзебезнең үсеш юнәлешендә куллансак, бик зур югарылыкларга ирешергә була, ди Татарстан Премьер-министры урынбасары.
Ярдәмләшү, бер-береңә дөрес юнәлеш бирергә тырышу, объектив тәнкыйть сүзләрен җиткерә һәм кабул итә белү кебек сыйфатларның да мөһим булуын әйтте ул. “Олыларның киңәшләре күпчелектә авыр кабул ителә, ачу чыгара, ә яшьләр бер-берсенә кирәк чакта әйтеп җибәрергә тиеш”, – дип ассызыклады ул.
Яшьләр белән очрашу вакытында 18 мартта илебездә булачак гаять мөһим чара – Президент сайлауларына да тукталып киттеләр билгеле. Аралашуга йомгак ясап, залда утыручы яшьләрнең һәркайсыннан “Ни өчен мин сайлауларга барам” дигән сорауга җавапларын яңгырату белән тәмамланды.

Иң ахырда Васил Шәйхразиевка Сочида узган “Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале” значогын һәм анда катнашучы команданың жилетын бүләк итү һәм гомуми фото ясау белән тәмамланды.
