tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев «Җир асты байлыкларын буйсындыручылар» һәйкәленә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев «Җир асты байлыкларын буйсындыручылар» һәйкәленә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев «Җир асты байлыкларын буйсындыручылар» һәйкәленә чәчәкләр салды

Прокопьевск шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев «Җир асты байлыкларын буйсындыручылар» һәйкәленә чәчәкләр салды.

Чарада шулай ук Андрей Анатольевич Панов — Кемерово өлкәсе — Кузбасс Хөкүмәте Рәисе, Кузбасс Губернаторының беренче урынбасары катнашты.

«Җир асты байлыкларын буйсындыручыларга» һәйкәле Тырган микрорайонындагы Тантаналар мәйданында урнашкан.  Скульптура композициясе шахтер хезмәте геройларына багышланган һәм шахтерларның ике бронза фигурасыннан тора, аларның берсе кулында чүкеч тоткан, икенчесе — кайло. Фигураларның биеклеге — 3 метр, постаментның биеклеге — 1,59 метр.
Һәйкәлнең авторы — Зинич Константин Мелатдинович.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*