tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Абхазия Президенты Бадра Гунба белән очрашты
Васил Шәйхразыев Абхазия Президенты Бадра Гунба белән очрашты

Васил Шәйхразыев Абхазия Президенты Бадра Гунба белән очрашты

Абхазия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Абхазия Президенты Бадра Гунба белән очрашты. Очрашуда шулай ук Абхазия Республикасы Хөкүмәте вәкилләре катнашты.

Әңгәмә барышында хезмәттәшлек мәсьәләләре, әлеге республикада яшәүче татарларның тормышы турында сөйләшү алып барылды. Аерым алганда, мәдәни проектларны үстерү, яшьләр белән эшләү һәм милли традицияләрне саклау турында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук 2026 елда Абхазиядә узачак Сабантуй бәйрәменә әзерлек турында да сүз барды. Катнашучылар бу чараның татар мәдәниятен дөньякүләм дәрәҗәдә танытуда әһәмиятле булуын билгеләп үттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*