ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Абхазия Президенты Бадра Гунба белән очрашты
Васил Шәйхразыев Абхазия Президенты Бадра Гунба белән очрашты

Васил Шәйхразыев Абхазия Президенты Бадра Гунба белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Абхазия Республикасына эш сәфәре кысаларында ил Президенты Бадра Гунба белән очрашты.

Очрашу барышында Татарстан һәм Абхазия арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары турында сөйләшү алып барылды. Шулай ук очрашуда Абхазия Парламенты рәисе һәм татар активисты Ринат Рамазанов та катнашты.

Әңгәмәнең төп темаларының берсе — 2026 елның 3 июлендә Сухум шәһәрендә узачак Сабантуй бәйрәменә әзерлек мәсъәләләре. Васил Шәйхразыев бәйрәмнең ике халыкның мәдәни багланышларын ныгытудагы ролен ассызыклады. Шулай ук очрашуда Абхазиянең “Дуслык” татар милли-мәдәни оешмасының быел билгеләп үтеләчәк 30 еллык юбилее уңаеннан татар җәмәгатьчелегенә ярдәм итү мәсъәләләре каралды.

Очрашу нәтиҗәсендә алга таба хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*