tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Абхазия Республикасы парламенты спикеры Лаша Ашуба белән очрашты
Васил Шәйхразыев Абхазия Республикасы парламенты спикеры Лаша Ашуба белән очрашты

Васил Шәйхразыев Абхазия Республикасы парламенты спикеры Лаша Ашуба белән очрашты

Бүген, 8 апрель көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Абхазиядә. Биредә Абхазия Республикасы парламенты спикеры Лаша Ашуба белән очрашу узды.

Очрашу барышында Васил Шәйхразыев һәм Лаша Ашуба Татарстан белән Абхазия арасындагы элемтәләрне ныгытуның әһәмиятен ассызыкладылар. “Нәкъ менә кешеләр, аларның мәдәни һәм шәхси багланышлары халыклар арасындагы дуслык өчен нигез булып тора”, – дип билгеләп үттеләр.

Шулай ук 2026 елда үзенең 30 еллыгын билгеләп үтәчәк «Дуслык» татар иҗтимагый оешмасының эшчәнлегенә аерым игътибар бирелде. Лаша Ашуба Татарстанга һәм әлеге оешмага актив ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*