tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Акчарлак” газетасы журналистының сорауларына җавап бирде
Васил Шәйхразыев “Акчарлак” газетасы журналистының сорауларына җавап бирде

Васил Шәйхразыев “Акчарлак” газетасы журналистының сорауларына җавап бирде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев “Акчарлак” газетасы журналисты Альбина Гайнуллинаның сорауларына җавап бирде.

Интервьюда ул Бөтендөнья татар конгрессының тарихы, максаты, эшчәнлеге, башкарылган эшләре турында сөйләде. Васил Шәйхразыев социаль проектларга зур игътибар бирелүен ассызыклады. Мәсәлән, яшьләрне мәдәнияткә тарту, милли гореф-гадәтләрне саклау, әхлак тәрбиясе өлкәсендә күп эшләр башкарылуы турында әйтте.

Сөйләшү барышында конгресс тарафыннан оештырылган форумнар, конференцияләр һәм иҗтимагый чаралар җәмәгатьчелекнең активлыгын арттыруы турында да сүз булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*