Бүген, 27 февраль көнне, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының 2024 елгы социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары турында Актаныш муниципаль районы Советының утырышы узды.
Биредә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, ТР Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм башкалар катнашты.
Утырыш башында Васил Шәйхразыев катнашучыларны сәламләп, районның социаль-икътисадый үсешенә зур игътибар бирелүенең әһәмиятен ассызыклады. Ул шулай ук Татарстан Республикасының киләчәктәге үсеш стратегияләре турында сөйләде һәм Актаныш районының Бөек Ватан сугышы ветераннарына Актаныш муниципаль районының Мактаулы гражданы дигән исем бирелү белән котлады.
Ленар Зарипов, районның социаль-икътисади үсеше, авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге казанышлар, шулай ук киләчәккә юнәлтелән бурычлар турында таныштырды. Утырыш вакытында 2024 елда эшләнгән эшләрнең нәтиҗәләре бәяләнде, район үсешенә ярдәм итүче яңа проектлар тәкъдим ителде.
Шулай ук Актаныш район Советы утырышында катнашучы Татарстан хөкүмәте кунаклары Җиңү паркындагы һәйкәлләргә чәчәкләр салды.