ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Архангельскида яшәүче татарларның мәдәни тормышы белән дә танышты
Васил Шәйхразыев Архангельскида яшәүче татарларның  мәдәни тормышы белән дә танышты

Васил Шәйхразыев Архангельскида яшәүче татарларның мәдәни тормышы белән дә танышты

Эшлекле сәфәрен дәвам итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Архангельскида яшәүче татарларның  мәдәни тормышы белән дә танышты.

Делегация составында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Төньяк-көнбатыш федераль округындагы  татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре дә бар.

Алар Ломоносов исемендәге  мәдәният йортында Архангельск өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияты эшчәнлегенә багышланган күргәзмә белән таныштылар.

Соңыннан залга җыелган тамашачыларны  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Архангельск өлкәсе Губернаторы урынбасары Андрей Рыженков һәм Архангельск  шәһәре башлыгы Дмитрий Морев   сәламләде

Татарстан Республикасы һәм Архангельск өлкәсе сәнгать осталары катнашында концерт Россия халыкларының бердәмлеге елына  багышланды.  Казаннан килгән популяр җырчылар Сөмбел Билалова, Инсаф Бәдретдинов чыгышлары алкышларга күмелде.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Архангельск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Рим Кәлимуллин “Бөтендөнья татар конгрессының Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде.

Архангельски шәһәре башлыгы Дмитрий Морев, Архангельск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Рафаэль Гарифуллин, Архангельск өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте төбәк иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе Рәшид Зарипов, Архангельск шәһәре “Мөхәммәт” мәчете имамы Айнур Шәяхмәтов Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*