tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасында эш сәфәрен дәвам итә: Гафури районында очрашулар һәм Мәҗит Гафури мирасына хөрмәт
Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасында эш сәфәрен дәвам итә: Гафури районында очрашулар һәм Мәҗит Гафури мирасына хөрмәт

Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасында эш сәфәрен дәвам итә: Гафури районында очрашулар һәм Мәҗит Гафури мирасына хөрмәт

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасына эш сәфәренең чираттагы этабы кысаларында Гафури районына килде. Рәсми делегацияне район башлыгы Венер Вахитов каршы алды.

Сәфәр Гафури районы тарихы һәм мәдәни мирасы белән танышу форматында узды. Бу төбәк – күренекле язучы, шагыйрь, драматург, фольклорчы, татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы Мәҗит Гафуриның туган ягы. 2024 елның июль аенда әдипнең тууына 145 ел тулды. Әлеге дата төбәктә киң билгеләп үтелде.

Васил Шәйхразыев райондагы истәлекле урыннарның берсе – Мәҗит Гафуриның мемориаль музеенда булды. Делегация әдипнең тормыш юлы, иҗаты, халыклар дуслыгы идеясен гәүдәләндергән әдәби мирасы белән танышты. Биредә Милли Шура рәисе музейның истәлек дәфтәренә теләкләрен язды һәм “Җыен” фонды тарафыннан “Шәхесләр” сериясе кысаларында 2021 елда Казанда басылып чыккан Мәҗит Гафури китабын бүләк итте.

Сәфәр барышында Васил Шәйхразыев Мәҗит Гафури бюсты янына чәчәкләр салды, әдипнең татар һәм башкорт мәдәниятләрен берләштерүдәге ролен билгеләп үтте.

Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, Мәҗит Гафури мирасы – ике тугандаш халыкның рухи байлыгы, ә аны өйрәнү һәм популярлаштыру – уртак бурыч.

Сәфәр Гафури районында мәдәни проектлар, төбәкләр арасындагы иҗтимагый һәм гуманитар хезмәттәшлек юнәлешләрен киңәйтү мәсьәләләрен карау белән дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*