Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чиләбе өлкәсендә. Биредә ул Бәгәрәктамак урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды.
Мәктәп буйлап экскурсия вакытында Васил Шәйхразыев Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмә белән танышты, сыйныфларны, кабинетларны карады. Шулай ук Милли Шура рәисе укытучылар белән аралашты.
Очрашу азагында Васил Шәйхразыев мәктәпкә китаплар һәм күренекле татар шәхесләре сурәтләре төшерелгән плакатлар бүләк итте.