tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бизнес-форумда катнашты
Васил Шәйхразыев Бизнес-форумда катнашты

Васил Шәйхразыев Бизнес-форумда катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасы Бишкәк шәһәрендә. Биредә ул Татарстан  һәм Кыргызстан Республикаларыннан 100гә якын эшмәкәр катнашында узган Бизнес-форумда катнашты.

Васил Шәйхразыев форум делегатлары белән аралашты һәм бизнесменнарны кызыксындырган мәсьәләләр турында фикер алышты.

Форум нәтиҗәләре буенча ике ил бизнесының В2В очрашулары узды. Татарстаннан банк секторы, авыл хуҗалыгы, IT, сәламәтлек саклау, җиңел сәнәгать эшкуарлары, шулай ук азык-төлек һәм эчемлекләр җитештерүчеләр килде. Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, бу очрашу икътисад кына түгел, ә мәдәни хезмәттәшлек ягыннан да мөһим.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*