Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында, Большеречьеда “Үзәк район мәчете”ндә булды.
Милли Шура рәисе милләттәшләр белән мәчетнең эшчәнлеге хакында сөйләште.
Большеречьеда мөселман зираты юк иде. 3 ел элек милләттәшләребезнең үтенечен өлкә һәм җирле җитәкчеләренә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җиткерде, шуның нәтиҗәсендә җир кишәрлеге бүлеп бирелде. Бүген Милли Шура рәисе шулай ук Татар-мөселман зиратын барып карады.