ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденов белән очрашты

Эш сәфәре кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденов белән рәсми очрашуда катнашты. Алар төбәкнең татар җәмәгатьчелеге проектларына ярдәм итү һәм мәдәни алмашу перспективалары турында фикер алыштылар.

Васил Габтелгаяз улы очрашуның әһәмиятле булуын билгеләде. Ике як арасында килешү булуын искәртеп, мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту өчен мөмкинлекләр күп булуын бәян итте.Бурятия Республикасының татар милли-мәдәни  төбәк автономиясе эшчәнлегенә югары бәя бирде. Бурятия Республикасы Хөкүмәте, җирле хакимиятләр ярдәме белән мөхтәрият татар халкының телен, мәдәниятен саклауда зур эшләр башкаруын, бик күп төбәкләр өчен үрнәк булып торуларын билгеләде. Бүген мөхтәриятнең юбилее белән бергә “Идел-Байкал” ансамбленә 15 ел тулуы уңаеннан аларга  бүләккә яңа костюмнар алып килүен җиткерде.

Алексей Цыденов  үзенең бер атна элек Казанда булуын, Татарстан белән мөнәсәбәтләргә зур әһәмият бирүләрен әйтте. Очрашу барышында алар үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*