tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Чечен Республикасы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Васил Шәйхразыев Чечен Республикасы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Васил Шәйхразыев Чечен Республикасы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде

30 июнь көнне Грозный шәһәрендә «Сабантуй» татар милли бәйрәме узды. Бәйрәмне ачу тантанасында Чечен Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында милләтара, дуслык һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә һәм ныгытуга, Чечен Республикасында «Сабантуй» татар милли бәйрәмен үткәрүне югары оештыруга керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Чечен Республикасы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Үз чиратында, Васил Шәйхразыев Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйровка зур рәхмәтен белдерә. Милли Шура рәисе билгеләп үткәнчә, Грозный шәһәрендә узган Сабантуй иң оештырылан һәм иң дәрәҗәле Сабантуйларның берсе булды. Аның төп сере – Республика Башлыгының әзерлек эшләрен беренче көннән алып үз контролендә тоту һәм көчле команда булдырды, алар арасында Чечен Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Айшат Кадыйрова һәм Чечен Республикасының милли сәясәт, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат министры Әхмәт Дудаев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*