tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Чечен Республикасында Сабантуй уздыру урыннарын карады
Васил Шәйхразыев Чечен Республикасында Сабантуй уздыру урыннарын карады

Васил Шәйхразыев Чечен Республикасында Сабантуй уздыру урыннарын карады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чечен Республикасында. Биредә ул Сабантуй уздыру урыннарында булды. Милли татар бәйрәме республикада беренче тапкыр үткәрелә. Милли Шура рәисе Грозный шәһәренең Үзәк мәйданын һәм Шелково районында Гребенская станицасы янындагы мәйданны карады.

Чечен Республикасында татарларның яши башлавына 300 еллар тирәсе. Шелково районы Гребенская станицасы элек Чечен татарлары телендә Сарапан районы Яңакала дип атап йөртелгән. Сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда яшьләрнең күбесе тирә-як төбәкләргә таралышкан, алар җәйләрен туган якларына кайталар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*