Бүген, 26 сентябрь көнне, Чувашия башлыгы Олег Николаевның вазифасына керешү тантанасы булып узды. Тантана Мәскәү вакыты белән 10:40 сәгатьтә Чуваш дәүләт опера һәм балет театрында башланып китте. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та катнашты