tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Чувашиядә Республика хатын-кызлар ифтары катнашучыларын сәламләде
Васил Шәйхразыев Чувашиядә Республика хатын-кызлар ифтары катнашучыларын сәламләде

Васил Шәйхразыев Чувашиядә Республика хатын-кызлар ифтары катнашучыларын сәламләде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чувашия Республикасында.

Бүген Чувашиядә 3 мәйданчыкта республикакүләм ифтар уза. Батыр авылында хатын-кызлар ифтары оештырылган. Биредә якшәмбе мәктәпләре укытучылары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары, педагогик хезмәт активистлары һәм ветераннары җыелды.

Васил Шәйхразыев ифтарда катнашучыларны Изге Рамазан ае белән котлады һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Рәхмәт хаты белән Чувашия Республикасы педагогик хезмәт ветераны, Чувашия Республикасы татарлары милли-мәдәни берләшмәсе әгъзасы Гөлнур Сабитова, Чувашия Республикасы педагогик хезмәт ветераны Минзифа Нәзиева, Чувашия Республикасы “Вакыт” газетасы мөхәррире, Чувашия Республикасы татарлары милли-мәдәни берләшмәсе әгъзасы Динә Абулханова һәм Тукай урта мәктәбе укытучысы Динә Гыймалтдинова бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*