Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Донецк Халык Республикасына эш сәфәре дәвам итә. Биредә ул Донецк шәһәр округы муниципаль берәмлеге башлыгы Алексей Кулемзин белән рәсми очрашуда катнашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Донецк шәһәр татар иҗтимагый оешмалары белән мәдәни-милли өлкәдә хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре; Донецк шәһәрендә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге сквер төзү турында фикер алыштылар. Шулай ук Донецк шәһәрендә Халыкара Шахта Сабантуен үткәрү хакында да сөйләштеләр.





