Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Донецк Халык Республикасына эш сәфәре дәвам итә. Биредә Васил Габтелгаяз улы Донецк Халык Республикасы Хөкүмәте рәисе Андрей Чертков белән очрашты. Шулай ук очрашуда Донецк шәһәр округы муниципаль берәмлеге башлыгы Алексей Кулемзин дә катнашты.
Очрашу барышында Васил Шәйхразыев җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм эш сәфәре программасы белән таныштырды.
Татарстан Республикасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Донецк шәһәр татар иҗтимагый оешмалары белән мәдәни-милли өлкәдә хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре; Донецк шәһәрендә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге сквер төзү турында фикер алыштылар. Шулай ук Донецк шәһәрендә Халыкара Шахта Сабантуен үткәрү хакында да сөйләштеләр.




