tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Әхмәт-Хаҗи Габделхәмит улы Кадыйров һәйкәленә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев Әхмәт-Хаҗи Габделхәмит улы Кадыйров һәйкәленә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Әхмәт-Хаҗи Габделхәмит улы Кадыйров һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чечен Республикасында. Биредә ул Чечен Республикасының Беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Габделхәмит улы Кадыйров һәйкәленә чәчәкләр салды.

Әхмәт Габделхәмит улы Кадыйров исемендәге Дан мемориаль комплексы – Бөек Ватан сугышында Җиңүгә һәм шулай ук Чечен Республикасының беренче Президенты Әхмәт Кадыйровка багышланган мемориал.

Комплекс Грозный шәһәренең Маяковский урамында урнашкан. Мемориаль комплекс төзелеше 2009 елның октябрендә башланган һәм якынча 6 ай дәвам иткән. Комплексны ачу тантанасы 2010 елның 8 маенда Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*