tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Екатеринбург шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге скверда булды
Васил Шәйхразыев Екатеринбург шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге скверда булды

Васил Шәйхразыев Екатеринбург шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге скверда булды

Бүген, 24 июнь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Екатеринбург шәһәренә килде. Сәфәр кысаларында ул Габдулла Тукай исемендәге скверда булды. Биредә 2026 елда бөек татар шагыйренең 140 еллык юбилее уңаеннан бюст куелу мәсьәләсе сөйләшенде.

Габдулла Тукай — татар әдәбиятының классигы, аның иҗаты Татарстан өчен генә түгел, бөтен төрки дөнья өчен зур әһәмияткә ия. Екатеринбургта бюст куелу төбәкләр арасында мәдәни бәйләнешләрне ныгытуга һәм күренекле шагыйрь турында хәтерне саклауга ярдәм итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*