tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ерак Көнчыгыш Сабан туе өчен билгеләнгән мәйданчыклар белән танышты
Васил Шәйхразыев Ерак Көнчыгыш Сабан туе өчен билгеләнгән мәйданчыклар белән танышты

Васил Шәйхразыев Ерак Көнчыгыш Сабан туе өчен билгеләнгән мәйданчыклар белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев эш сәфәре белән Владивосток шәһәрендә. Сәфәр кысаларында ул 4нче июль көнне узачак Ерак Көнчыгыш Сабан туе өчен билгеләнгән мәйданчыклар белән танышты.

Васил Шәйхразыев бәйрәмне уздыру өчен каралган мәйданчыкларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләде, оештыручылар белән очрашып, үткәреләчәк чаралар планы турында фикер алышты. Шулай ук ул милли бәйрәмнең югары дәрәҗәдә үтүе, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен күрсәтү өчен мөмкинлек тудыру мөһимлеген ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*