ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Абхазиягә бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Абхазиягә бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Абхазиягә бара

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Абхазия Республикасына бара.

Васил Габтелгаяз улын «Талисман» Халыкара компанияләр төркеменә нигез салучы Ринат Рамазанов, Сочи шәһәре Татарлары автономиясе рәисе вазыйфасын башкаручы, Абхазия Республикасы “Дуслык” татар мәдәни үзәге рәисе Радик Илалов  каршы алачак.

Милли Шура рәисенең эш сәфәре кысаларында Абхазиядә Сабантуй уздыру өчен тәкъдим ителгән мәйданнарны карау һәм Татар мәдәни үзәге төзелеше планлаштырылган җир участогы белән танышу каралган.

Абхазиядә татар мәдәнияте үзәген булдыру — җирле татарларны берләштерү һәм милли традицияләрне саклау өчен мөһим проект.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*