Бүген, 13 август көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Адыгея Республикасына бара.
Сәфәр кысаларында Адыгея Республикасы Башлыгы Морат Кумпилов белән очрашу планлаштырылган. Биредә шулай ук бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты М.Җәлилгә һәйкәл ачылачак.