Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Азәрбайҗан Республикасының Баку шәһәренә бара.
Әлеге эш сәфәре кысаларында Азәрбайҗан Республикасы Президенты Илһам Һейдәр улы Әлиев белән, шулай ук Азәрбайҗан Республикасындагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган.
18 декабрьдә биредә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чара да узачак.